Казанның Агросәнәгать паркында «Осталар шәһәре» республика ярминкә-күргәзмәсе узды. Ярминкәдә Арча, Мамадыш, Лаеш, Саба, Сарман, Актаныш, Нурлат, Әтнә, Минзәлә, Аксубай, Менделеевск, Түбән Кама һәм башка районнарның мәктәпләре һәм көллиятләре үз продукцияләрен тәкъдим итте. Алар үз мәйданчыкларында күргәзмәләр, сәүдә нокталары һәм фотозоналар җиһазландырганнар.
Ярминкә барышында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистларга мондый ярминкәләрне уздыруның мөһимлеге турында сөйләде.
«Бүгенге ярминкә - истәлекле вакыйга да, чөнки урта-махсус уку йортлары төзелүнең 85 еллыгына багышланган. Аларда чын профессионаллар әзерлиләр, хезмәт кадрлары - безнең илнең алтын фонды. Юбилей уңаеннан барлык хезмәттәшләребезне котлыйбыз, сәламәтлек һәм иминлек телибез. Бу бирегә килүчеләр өчен дә шатлыклы вакыйга.
Укучылар ярминкәләр өчен уңыш үстерәләр, эшкәртәләр һәм сатарга алып киләләр. Балаларны хезмәт кенә тәрбияли, хезмәт аларны кеше итә һәм әлбәттә, тормышка өйрәтә ", - дип уртаклашты министр.