ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт йортында Кытай мәгариф министры урынбасары Ду Цзянфэн белән очрашты. Кытай галиме бүген ТР Фәннәр академиясендә узачак Е.К. Завойский исемендәге Халыкара премияне тапшыру тантанасында катнаша. Быел абруйлы бүләк лауреаты нәкъ менә Ду Цзянфэн булды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов КХР вәкилен зур казанышлары белән котлады, аңа яңа фәнни казанышлар, һөнәри уңышлар, сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим, дип билгеләп үтте.
ТР Рәисе республика бүләгенең Кытай галименә эләгүенең закончалыгын ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Татарстан КХР һәм аның провинцияләре белән мәгариф һәм фәнни-техник элемтәләрне актив үсештә.