Актаныш районы укучылары һәм укытучылары ярминкәдә МХО сугышчыларына акча җыйдылар

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

Актаныш районының Чуракай мәктәбендә бүген үзенчәлекле бәйрәм рухы хөкем сөрде. Биредә традицион көзге хәйрия ярминкәсе узды. Мәктәп коллективы барлык җыелган акчаны махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына ярдәм итү өчен җибәрергә карар кылган һәм бу идеяне авыл халкы хуплаган.

Авыл халкы, акчаларының изге һәм мөһим эшкә китәчәген белеп, бик рәхәтләнеп азык-төлек сатып алган. Уртак тырышлык белән 13 мең сум акча җыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International