“Россия” үзәгендә 1 октябрьдән 3 октябрьгә кадәр класс җитәкчеләренең V форумы узачак. Чара РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан үткәрелә.
Татарстаннан Казан шәһәре , Мөслим, Лениногорск, Питрәч, Нурлат, Алабуга һәм Лаеш районнарыннан 15 укытучы катнаша.
Форум программасына һөнәри берлекне үстерүгә һәм хакимият белән ачык диалогка юнәлтелгән төп вакыйгалар кертелгән. Алар арасында - РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов белән туры линия, Россия Мәгариф министрлыгы каршындагы Бөтенроссия эксперт советы һәм педагогик хезмәткәрләренең һөнәри намусын һәм абруен яклау советының беренче утырышы.
Форум ФКР илчеләрен, шулай ук һөнәри конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланачак.