ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Усад авылына эш сәфәре белән килде, «Тәрбия үзәге» мәгариф үзәгендә булды.
“Ихлас” мәчете комплексы территориясендә урнашкан үзәк хәйриячеләр акчасына төзелгән. Учреждениядә 100 укучыга исәпләнгән тугыз уку кабинеты, шулай ук чаралар үткәрү өчен күп функцияле зал бар.
Визит барышында Рәис үзәкнең матди-техник тәэмин ителеше белән танышты.
Белем бирү хезмәтләре исемлегенә телләр өйрәнү (татар, инглиз, гарәп, кытай), техник дисциплиналар (программалаштыру һәм робототехника), шахмат дәресләре, мәдәни тәрбия программалары, мәктәпкә һәм БДИга әзерлек, һөнәри юнәлеш чараларын оештыру керә.