Сергей Кравцов укытучыларның һөнәри намусын һәм абруен яклау советының беренче утырышын үткәрде

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Мәскәүдә «Россия» Милли үзәгендә сыйныф җитәкчеләре форумы кысаларында укытучыларның һөнәри намусын һәм абруен яклау советының беренче утырышы узды. Чарада РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов катнашты.

Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы киңәшмә орган төзүнең әһәмияте турында сөйләде.

Шулай ук утырышта Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова да катнашты. Ул укытучының намусы һәм абруе - ул өстән-өстән генә карарга ярамый торган какшамас төшенчәләр, дип билгеләде. Лилия Гомәрова чыгышында шулай ук укытучыларның хокукларын яклауның төгәл механизмын эшләүнең мөһимлегенә һәм конфликтлы ситуацияләргә оператив җавап бирү өчен нәтиҗәле инструментлар булдыруга игътибарны юнәлтте.

Педагогларның һөнәри намусын һәм абруен яклау советы 2025 елның сентябрендә оештырылган. Аның составына Россия Мәгариф министрлыгы, Бөтенроссия мәгариф һөнәр берлеге, федераль башкарма хакимият органнары, РФ субъектларының башкарма органнары вәкилләре, шулай ук мәгариф өлкәсендәге экспертлар кергән.

Киңәшмә органының бурычы - катлаулы һәм бәхәсле ситуацияләр буенча гаризаларны карау һәм укытучыларның һөнәри намус һәм абруен яклау буенча тәкъдимнәр эшләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International