Казанда ел ахырына кадәр мәгариф хезмәткәрләре йорты төзелешен тәмамлыйлар, шулай ук аны заманча мультимедиа җиһазлары белән тәэмин итәчәкләр. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Шәһәр башлыгы сүзләренчә, мондый үзәк ярдәмендә Россия һәм чит ил хезмәттәшләре белән алмашырга мөмкин булачак.
Казан мэриясе матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, 950 кв. метр мәйданлы бинада конференцияләр залы, укытучылар өчен иҗади лабораторияләр, күпфункцияле актлар залы, рекрутинг-үзәк, студияләр һәм төрле эш зоналары урнашачак. Моннан тыш, үзәк территориясендә укытучы һәйкәле урнаштырылачак. Ул Подлужный һәм Кремль яр буйларын тоташтырачак.