«Яшьләр һәм балалар»илкүләм проекты нигезендә Россиядә мәктәп укучылары арасында эзәрлекләүләрне (буллинг) профилактикалау турында закон проектын кабул итү планлаштырыла. Буллингны ачыклау һәм булдырмау буенча комплекслы система булдыру күздә тотыла, анда мәктәпләр агрессия очракларын теркәргә, ә зыян күрүчеләргә һәм агрессорларга педагогик һәм социаль-психологик ярдәм күрсәтергә тиеш.
Татарстан Республикасы экспертлары «Эксперт клубы» мәйданчыгында мондый чараларның актуальлеге һәм нәтиҗәлелеге турында фикер алыштылар.