"Артек" Халыкара балалар үзәгендә "Россия –Ватаным минем" 12 нче сменасы тәмамланды, анда Россия төбәкләреннән өч меңнән артык мәктәп укучысы катнашты.
Традицион «Встреча перед расставанием» "Артек-Арена" да барлык балаларны берләштерде. Балалар Ватанга багышланган зур музыкаль спектакль карадылар. Вакыйганың мактаулы кунаклары – махсус хәрби операциядә катнашучылар - Россия Геройлары Ильяс Мөхәммәдиев һәм Роман Кулаков булды. Сменада катнашучылар арасында - Идел буе федераль округыннан 570 бала, шул исәптән 78 укучы Татарстаннан.
Укучылар алдында “Артек” директоры Константин Федоренко чыгыш ясады: “Быелгы юбилей елның 12 сменасы тәмамлана. Бүген без Ватанга багышланган спектакль карадык. Мин ышанам, безнең илебезне берләштергән һәм бердәм иткән әйберләр бар. Бу сменада сез күрдегез һәм белдегез, иң яхшысы - безнең Ватаныбыз. Исегездә тотыгыз, безнең көч - бердәмлек".
Традиция буенча “Аерылышу алдыннан очрашу”да “ Артек йолдызы” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. 2025 елның 12 сменасында «Артек йолдызы» җиңүчеләре арасында Казан шәһәреннән Самир Габдрахманов бар («Лазурный» б/л).
Ябылу тантанасы азагында балалар үзәк белән саубуллаштылар, ә малайлар кызларга дуслык йөзеннән розалар бүләк иттеләр.