15 ноябрьдә, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Олимпия сессиясенең республика туры узды, ул Татарстанның югары һәм урта уку йортлары аспирантларын һәм студентларын берләштерде. Чара олимпизм идеалларын популярлаштыруга һәм аларны яшьләрнең олимпия белеме системасына интеграцияләүгә юнәлтелгән. Аны оештыручы Идел буе университетының физик культура һәм спорт теориясе һәм методикасы кафедрасы.
Сессия программасы «Олимпия хәрәкәтенең чынбарлык һәм үсеш перспективалары» фәнни-гамәли конференциясеннән башланды. Быел анда рекордлы санда докладчылар теркәлгән - Идел буе университетыннан, Яр Чаллы педагогика университетыннан һәм КФУдан 22 вәкил.
Катнашучылар эшен дәрәҗәле жюри бәяләде. Аның составына гадәттәгечә фехтование буенча олимпия чемпионы Наилә Гыйләҗева, шулай ук Идел буе университеты вәкилләре керде. Жюри җитәкчесе- спорт һәм туризм университетының фәнни эшләр һәм халыкара эшчәнлек буенча проректоры Андрей Назаренко.
Интеллектуаль ярыш йомгаклары буенча өченче һәм беренче урыннарны КФУ командалары яулады, икенче урынга Яр Чаллы педагогика университеты вәкилләре лаек дип табылды.