Татарстанның яшь галимнәр Бөтенроссия конкурсында җиңү яуладылар

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

II конкурс җиңүчеләре арасында - Россиянең 19 төбәгеннән яшь тикшеренүчеләр һәм фәнни командалар, 10 тематик номинациядә 32 фәнни эш авторы бар. Моннан тыш, конкурста катнашкан 14 катнашучы өстәмә рәвештә конкурсны оештыручылар тарафыннан бүләкләнде. Җиңүчеләр һәм бүләкләнүчеләр саны буенча лидер төбәкләр исемлегенә Татарстан Республикасы, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Новосибирск өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Томск өлкәсе керде.

Татарстанны Казан галимнәре лаеклы тәкъдим итте:

Тимур Петров - “Цифрлы энергетика һәм интеллектуаль системалар” номинациясендә 1 урын,

Егор Новицкий - "Төзелеш индустриясендә яңа офыклар" номинациясендә 1 урын,

Василий Басенко - "Цифрлы энергетика һәм интеллектуаль системалар" номинациясендә бүләкләнде.

Иң яхшы проектлар авторлары Мәскәүгә тантаналы чарага чакырылган, ул 2025 елның декабрендә узачак.

Татарстан җиңүчеләрен котлыйбыз һәм яңа фәнни уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International