Казанда иң талантлы чит ил студентын билгеләделәр

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

Казанда ел саен үткәрелә торган «Чит ил студенты көне» фестивале узды, анда башка илләрдән килгән талантлы студентларны билгеләделәр. Быел катнашу өчен шәһәрнең барлык югары уку йортларыннан - 10 илдән 40 тан артык студент гариза биргән.

Казан Башкарма комитеты, Татарстан халыклары Дуслыгы йорты, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы югары һөнәри белем бирү уку йортлары ярдәмендә Татарстан Мәгариф министрлыгы һәм ТР Халыклар ассамблеясе оештырган чара Ленин исемендәге Мәдәният йортында узды.

Студентлар биш номинациядә ярыштылар: туган телләрендә музыкаль композицияләр башкардылар, халык биюләре биеделәр һәм шигырьләр укыдылар.

«Чит ил студенты көне» фестиваленең Гран-при иясе быел Казан федераль университеты студентларыннан торган «Юан фэн» вокаль ансамбле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International