180 бала җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүче һәм призер дипломнарын алды

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды. Анда илнең 79 төбәгеннән 394 укучы катнашты, шул исәптән Запорожье өлкәсе, Луганск һәм Донецк халык республикалары укучылары да. 32 укучы җиңүче, 148 бала призер булды. Олимпиаданы Россия Мәгариф министрлыгы "Яшьләр һәм балалар" илкүләм  проекты кысаларында үткәрә.

Йомгаклау этабында катнашучылар өчен Казан һәм Зөя утрау-каласына экскурсияләр, Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында халык мәдәниятләре фестивале оештырылды.

Укытучылар һәм командаларны озатып йөрүчеләр квалификация күтәрү курслары үттеләр, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында һәм республика тарихына һәм традицияләренә багышланган мастер-классларда булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International