Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында беренчеләрдән булып MAX милли мессенджерын видеокиңәшмәләр уздыру өчен куллана башладылар. Кичә Региональ чаралар планы буенча ведомствоара киңәшмәдә катнашучылар Балачак унъеллыгы кысаларында яңа платформада видеоэлемтә сыйфатын бәяләделәр.
«Татар-информ» Татарстанның беренче массакүләм мәгълүмат чараларының берсе булып MAXта эшли башлады һәм «Татар-информ.Иң мөһиме» («Татар-информ. Главное») каналын эшләтеп җибәрде.
Киңәшмәгә төрле министрлыклар, ведомстволар һәм муниципалитетлардан белгечләр кушылды. Исегезгә төшерәбез, 2025 елның июленнән MAX Россия мессенджерында катнашучылар саны һәм дәвамлылыгы чикләнмәгән төркемле видеоконференцияләр функциясе барлыкка килде. Катнашучылар тотрыклы тоташуны һәм видеоэлемтәнең югары сыйфатын билгеләп үтәләр.
Билгеле булганча, МАХтан 55 млн артык кулланучы файдалана.