2025 елның 5 декабрендә Мәскәүдә Бөтенроссия иншалар-2025 конкурсының иң яхшы эшләр авторларын бүләкләү тантанасы булды. Чарага илнең 59 төбәгеннән 100 финалист җыелды.
Тантаналы чарада укытучы-остазлары белән бергә Татарстан Республикасыннан ике җиңүче катнашты:
Бөгелмә муниципаль районының 2 нче Карабаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Фазуллин Дамир Ришат улы;
Казан шәһәре Идел буе районының 52 нче гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Турунтаева Алёна Дмитриевна;
Тантанада РФ Мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова, алдынгы иҗтимагый һәм мәгариф оешмалары, мәдәни үзәкләр вәкилләре һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Җиңүчеләрнең эшләре Россия Мәгариф министрлыгының махсус җыентыгында бастырылачак.