«Балалар тормышын яхшырак итәсез»: Казанда ТР җәмәгать тәрбиячеләрен бүләкләделәр

2025 елның 9 декабре, сишәмбе

Казанда бүген “Татарстан Республикасының иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе-2025” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Җиңүче җәмәгать тәрбиячеләр республиканың 17 районыннан, Казаннан һәм Чаллыдан.

Конкурсның беренче, икенче һәм өченче урыннарга ия булучыларны Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова бүләкләделәр.

Конкурста беренче урынны Әлмәт шәһәренең Яшьләргә ярдәм үзәгендәге “Ракета” яшүсмерләр клубының социаль педагогы Лилия Вәлиуллина яулады. Икенче урынга Азнакай районының Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары ассоциациясе рәисе Әлфис Мурзин лаек дип табылды. Өченче урында - ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаилә корылышына ярдәм итү үзәге юристы, Татарстан Әтиләр берлеге рәисе урынбасары Әмир Мамин.

Бүләкләрне шулай ук дүрт номинациядә җиңүчеләргә тапшырылды. «Традицион кыйммәтләр» номинациясендә беренче урынны Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының Михайловка авыл җирлеге башлыгы Н. Ращупкина алды.

Татарстанда 2 меңнән артык җәмәгать тәрбиячесе балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәләрендә исәптә торучы 2030 балигъ булмаган балага беркетелгән. Бу исәпкә куелганнарның 80% ы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International