Татарстанда «Физматпрорыв» проекты буенча грант конкурсын 2026 елга озайтырга планлаштыралар

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

Татарстанда "Физик-математик алгарыш" проекты кысаларында гамәлгә куелган физика, математика һәм информатиканы тирәнтен өйрәнүче мәктәпләр өчен   грант конкурсын  2026 елга озайту күздә тотыла.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карары проектын республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләгән. Документ әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.

 

Карар проектыннан аңлашылганча, конкурсның барлык шартлары да элеккечә кала. Грант алуга Татарстанның физика-математика сыйныфлары булган яки укучыларның күренекле казанышлары булган дәүләт һәм муниципаль мәктәпләре дәгъва итә ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International