РФ Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә икенче һәм өченче чирек арасындагы каникулларны 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр үткәрергә киңәш итә.
"Гомуми белем бирү оешмаларына 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр кышкы каникуллар үткәрергә киңәш ителә", - дип хәбәр итә министрлыкта.
Моннан тыш, ведомствода билгеләп үткәнчә, каникулларның озынлыгы ким дигәндә җиде календарь көн тәшкил итәргә тиеш, ә федераль уку планы аларның тугыз календарь көн дәвам итүен күздә тота.