Татарстанда тарих һәм икътисад буенча «Ноосфера» олимпиадасы тәмамланды

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

8-14 декабрь көннәрендә Республика олимпиада үзәге Татарстан укучылары өчен «Ноосфера» бердәм профиль сменасы үткәрде. 7 көнлек программа укучыларны тарих һәм икътисад буенча олимпиадаларга әзерләүгә юнәлтелгән иде.

Сменада республиканың 17 муниципаль берәмлегеннән 176 укучы катнашты, шул исәптән Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама, Чистай һәм башка районнардан.

Укучыларны олимпиадаларга әзерләү “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International