Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Хөкүмәтенә 2026 елда БРИКС дәүләтләре һәм башка дустанә чит дәүләтләрнең мәктәп укучылары өчен география буенча олимпиада уздыру, шулай ук география буенча мәктәп дәреслекләренең бердәм дәүләт линейкасын булдыруны карарга кушты. Рус географик җәмгыятенең XVII съезды һәм оешманың попечительләр советы утырышы йомгаклары буенча тиешле йөкләмәләр бирелде.
Йөкләмә исемлеге нигезендә, 2026 елның 1 мартына кадәр БРИКС дәүләтләре һәм башка дустанә илләрдән мәктәп укучылары өчен география буенча олимпиада уздыру турында доклад бирелергә тиеш. Әлеге мәсьәлә Россия Хөкүмәте тарафыннан «Талант һәм уңыш» мәгариф фонды һәм «Рус географик җәмгыяте» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә каралачак.
Төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен, география буенча мәктәп дәреслекләренең бердәм дәүләт линейкасын булдыруга «Рус география җәмгыяте» бөтенроссия иҗтимагый оешмасын, Россия Фәннәр академиясен, югары уку йортлары һәм фәнни оешмаларны җәлеп итәргә кирәк. Бу мәсьәлә буенча доклад 2026 елның 1 апреленә кадәр әзер булырга тиеш.