Казанда “Елның иң яхшы яшь укытучысы” республика конкурсы узды

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасының профессиональ белем бирү оешмалары арасында «Елның иң яхшы яшь укытучысы» республика конкурсы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының чаралар календаре планы нигезендә 20 октябрьдән 12 декабрьгә кадәр үткәрелде. Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән, 2024 елдан башлап конкурс ел саен үткәрелә.

Конкурсның партнерлары – Бөтенроссия мәгариф профсоюзының Татарстан республика оешмасы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Урта һөнәри белем бирү оешмалары директорлары ассоциациясе, «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International