Татарстанда балалары юка бозга чыккан ата-аналарны штрафка тартачаклар

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

Балалары юка бозга чыккан ата-аналар административ җаваплылыкка тартылачак һәм штраф түләячәк. Бу хакта кичә «Татар-информ» матбугат конференциясендә Россия ГТХМның (МЧС) Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова сөйләде.

Калынлыгы 7 сантиметрдан кимрәк булган бозга чыккан өчен 1,5 меңнән 2 мең сумга кадәр административ штраф каралган. Боз өстендәге иминлекне берләштерелгән патруль төркемнәре контрольдә тотачак, дип билгеләп үтте ул.

Регина Гаязова кышкы каникуллар якынлашып килүен, димәк, балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен кабат искә төшерергә кирәклеген искәртте.

"Хөрмәтле әти-әниләр, балалар белән әңгәмә үткәрегез - балага көн саен сулыклар янында уйнарга, өлкәннәрдән башка су янында булырга ярамаганлыгын искә төшерергә кирәк", - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International