Казанда илкүләм проект буенча билингваль балалар бакчасына капиталь ремонт ясалды

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

Казанда Ярослав Гашек урамында урнашкан 302 нче балалар бакчасына капиталь ремонт тәмамланган. Бу хакта Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хәбәр итә.

Учреждениене яңарту «Гаилә» илкүләм проектының «Гаиләгә ярдәм» федераль программасы кысаларында башкарылган.

Проект кысаларында янәшәсендәге территория дә төзекләндерелгән: тәрбияләнүчеләр өчен яңа уен мәйданчыклары җиһазландырылган.

Ведомствода әйтүләрендә, Татарстанда 2025 елда 11 балалар бакчасында капиталь ремонт ясалган. Казанда "Гаилә" илкүләм проекты буенча ике мәктәпкәчә учреждение яңартылган, бу максатларга 130,1 млн сум акча тотылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International