РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларына керү өчен минималь БДИ балларын яңартты

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 2026/2027 уку елына тармак югары уку йортларына керү өчен БДИның минималь үтү балларын билгеләде.

Рус теле - 40

Профиль математика - 40

Физика - 41

Җәмгыять белеме - 45

Тарих - 40

Информатика - 46

Чит тел - 40

Әдәбият - 40

Биология, география, химия - 40

Узган уку елы белән чагыштырганда, минималь күрсәткечләр кайбер предметлар буенча арткан: физика - 39 дан 41 гә , информатика - 44 тән 46га, тарих - 36 дан 40 ка , чит тел - 30 дан 40 ка, ә биология һәм химия - 39 дан 40 ка кадәр.

Ведомствода үзгәрешләр белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән, дип аңлаттылар, шул исәптән түләүле белем бирү программалары буенча укытуны да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International