Казанда гаилә белеме системасын ничек яхшырту турында фикер алыштылар

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

Казанда гаилә белеме формасында балаларны укытуга һәм гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәргә багышланган түгәрәк өстәл узды. Чарада «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсеннән ТР Дәүләт Советы депутатлары, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Модератор булып Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова чыгыш ясады. Ул очрашуның төп максаты төбәк һәм федераль законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү, дип аңлатты. «Безгә балаларга сыйфатлы белем бирү генә түгел, аларны тәрбия һәм социаль яктан читтә калдырмый торган механизмнарны табарга кирәк», - дип ассызыклады ул.

Захарова фикеренчә, бүген белем бирүнең гаилә формасына күчкән балаларны контрольдә тоту мәсьәләсе бар. "Бала өйдә булганда, без һәрвакытта да аның өстәмә белем алуын, түгәрәкләргә йөрүен һәм гаиләдә нинди атмосфера булуын беллә алмыйбыз", - диде ТР балалар омбудсмены.

Фикер алышу барышында кайбер ата-аналарның балаларын сыйфатлы белем алу мөмкинлегеннән мәхрүм итүе, бу аларның хокукларын бозуын билгеләп үтелде. Гаилә белемендә булган балаларның 55 проценттан артыгы Татарстаннан читтә белем бирү оешмаларына беркетелгән булуы аеруча борчу тудыра, дип ассызыклады катнашучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International