Дәрвишләр бистәсендәге 101 нче мәктәп директоры: «Безнең мәктәпнең бөтен тормышы Ленинград белән бәйле»

2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан 101 нче мәктәп блокаданы өзүнең 82 еллыгына багышланган чаралар үткәрүне дәвам итә. Бу мәктәптә сугыш вакытында Ленинград блокадасында булган  балалар укыган.

"Монда  сугыш вакытында блокадниклар балалары укыган, аларның әти-әниләре Казан оптика-механика заводында эшләгән. Укулар  өч сменада булган. Өлкән сыйныф укучылары дәресләрдән соң заводка оптик приборлар ясарга барганнар. Безнең мәктәпнең бөтен тормышы Ленинград белән бәйле», - диде П.А. Полушкин исемендәге 101 нче мәктәп директоры Татьяна Петрова.

Директор мәктәп Казанда Ленинград блокадасы тарихы музеен ачучы беренче  мәктәп булды дип, билгеләп утте.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International