Тугызынчы сыйныф укучыларының рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узачак

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

2026 елның 11 февралендә  9 сыйныф укучылары өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе үткәреләчәк. Бу барлык чыгарылыш укучылары өчен мәҗбүри сынау - аннан башка дәүләт йомгаклау аттестациясенә һәм имтиханнарны тапшыруга кертмәячәкләр.

Татарстан Республикасы территориясендә әңгәмә 1228 мәгариф оешмасы базасында узачак. Анда  республиканың  9 сыйныфында белем алучы  48 меңнән артык укучы катнашачак. 38 катнашучы өчен  йомгаклау әңгәмәсе үткәрү пунктлары өйдә оештырылды.

Йомгаклау әңгәмәсе җирле вакыт белән 09.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International