Татарстанда дәүләт тарафыннан бирелгән фатирларда яшәүче ятим балаларның коммуналь хезмәтләр буенча бурычы узган ел 80 млн сумга җиткән. Бу хакта Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында хәбәр итте.
Район башлыклары бу бурычны бетерүгә юнәлтелгән эшләрне башкаралар, мәсәлән, ятим балаларны эшкә урнаштыралар, дип билгеләп үтте Галиев. "Әмма ул саклана", - дип ассызыклады җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары.