10 февральдә Пятигорск шәһәрендәге «Машук» Белем үзәге мәйданчыгында (Ставрополь крае) остаз-мәгърифәтчеләрнең Бөтенроссия җәмгыятенең өченче форумы ачылды. Форум эшендә гомуми белем бирү учреждениеләре, урта һөнәри белем бирү системасы һәм бөтен Россиядән югары уку йортларының 150 педагогик хезмәткәре катнаша, шул исәптән Татарстан Республикасы делегациясе дә.
Форумда Татарстан Республикасыннан өч укытучы катнаша: Казан энергетика көллиятенең информатика укытучысы Раил Шәмсетдинов, Казанның Идел буе районы 274 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Төхбәтуллина, Казан шәһәренең Мәскәү районы 126 нчы балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Лилия Вәлиуллина.Форум эше 13 февральгә кадәр дәвам итәчәк.