Россия Фәне көне алдыннан, 6 февральдә, Казан Кремлендә илебез фәне үсешенә зур өлеш керткән галимнәрне бүләкләү тантанасы булды. Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премиясен Яшел Үзән судно төзү көллиятенең укыту-методика эше буенча директор урынбасары Ирина Юрьевна Крошечкина алды.
Бүләкләүне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үткәрде. Премия Ирина Крошкинага фәнни-техник өлкәдә күренекле казанышлары һәм суднолар төзелеше тармагында квалификацияле белгечләр әзерләве өчен бирелде.