РФ мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт беренче тапкыр Казанның 24 мәктәбенә "Мәгариф оешмалары өчен сыйфат билгесе" тапшырды. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, бу башка учреждениеләр тигезләнә алырлык көчле һәм уңышлы мәктәпләр, ә хезмәттәшләре аларның тәҗрибәсен үзләштерә алалар. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин алдында отчетта Казан Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.
Рособрнадзорның «Сыйфат билгесе» проекты былтыр старт алды һәм ике юнәлештә гамәлгә ашырыла.
Казанда “Югары белем бирү нәтиҗәләре” билгесе сигез белем бирү учреждениесенә, ә “Югары бәяләү культурасы” Казанның 17 мәгариф учреждениесенә тапшырылды.