Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 2025 елда иң яхшы галимен бүләкләде: ул Кев Салихов

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

Казанда Б. Рәмиев исемендәге IT-паркта тугыз номинация буенча «Фәнни алгарыш" премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. «Иң яхшы галим» номинациясендә төп призны физика-математика фәннәре докторы, РФА Казан фәнни үзәге Евгений Завойский исемендәге КФТИның фәнни җитәкчесе, Татарстан башкаласының мактаулы гражданины, Россия Фәннәр академиясе академигы Кев Салихов алды.

Һәр номинациядә җиңүчене дәрәҗәле кунаклар бүләкләде. Кев Салиховка Бүләкне ТР Рәисе үзе тапшырды. Республиканың иң яхшы галименә 90 яшь тула, ул әле алга таба да фән белән шөгыльләнергә ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International