«Белем дөньясы» программасының яңа сезоны башлана. Тамашачыларның киң даирәсенә исәпләнгән проект һәр чәршәмбе көнне 18.30 сәгатьтә "Эфир" телеканалында чыгачак. Тапшыру татар телендә бара, рус телендә субтитрлар биреләчәк.
Программа Татарстан мәгариф системасының соңгы яңалыкларына багышланган. Бу программа - укытучылар һәм укучылар, балалар һәм ата-аналар, мәктәп һәм мәгариф тармагы эшчәнлеге турында. Тамашачылар белем бирү технологияләре өлкәсендәге яңалыклар, педагогик традицияләр, укытуның уникаль методикалары турында белә ала.
Һәр чәршәмбе көнне "Эфир" тамашачылары "Белем дөньясы" тапшыруының яңа чыгарылышын карый ала. Пәнҗешәмбе һәм җомга кабатлап күрсәтеләчәк.