Казан мәктәпләрендә ачылган әзерлек сыйныфында укучылар булачак һөнәрләрне өйрәнәләр. Профильле сыйныфлар 21 юнәлеш буенча эшли, аерым алганда, инженерия, химия, энергетика, медицина, IT, архитектура, психология һәм педагогика, космос, тимер юл эше, эшкуарлык һ.б. Йомгаклау отчетында бу мәгълүматларны мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов китерде.
Бу сыйныфларда 7,4 мең бала белем ала.