Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан фән һәм технологияләр буенча илкүләм проектларда актив катнаша

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстанның фәнни-мәгариф оешмалары технологик лидерлыкның илкүләм проектларын гамәлгә ашыруда актив катнашалар. Алар арасында - «Җитештерү һәм автоматлаштыру чаралары», «Яңа материаллар һәм химия», «Пилотсыз авиация системалары» һәм илебез икътисады өчен төп әһәмияткә ия башка юнәлешләр проектлары. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Фәнни алгарыш» бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү чарасында әйтте, диелә ТР Рәисе матбугат хезмәтендә.

Рөстәм Миңнеханов системалы эшне дәвам итәргә һәм технологик лидерлыкның барлык илкүләм проектларында республиканың лаеклы катнашуын тәэмин итәргә өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International