КНИТУ-КАИда гаскәрләрне Әфганстаннан чыгару көненә багышланган "Батырлык дәресе" узды

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

КНИТУ-КАИ студентлары өчен гаскәрләрне Әфганстаннан чыгару датасы алдыннан "Батырлык дәресе"ен "Татар-информ" журналисты, Әфганстанда хәбәрсез югалганнарны эзләү төркеме әгъзасы Дмитрий Киселев үткәоде. Анда "Илшат Гарайхановның соңгы сугышы" документаль фильмы күрсәтелде.

Фильм Татарстан Республикасының Мамадыш районында туып үскән 357 парашют-десант полкы батыры Илшатка багышланган, ул 1982 елның августында Әфганстанның Бамиан провинциясендә хәбәрсез югалган.

Фильм Илшатның полкташларының уникаль таныклыклары, шулай ук бу сугышта катнашучы әфганлылартурында хикәяләрдән җыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International