Татарстан икътисады квалификацияле фәнни һәм инженер-техник хезмәткәрләренә мохтаҗ. Бу хакта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия фәне көненә багышланган чаралар лекторлары белән очрашуда Б. Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан - Россиянең социаль-икътисадый үсешенең терәк төбәге, ул көчле сәнәгать һәм фәнни-мәгариф базасына ия. Республика тулай төбәк продукты күләме буенча илдә 7 нче урында тора, төзелеш масштаблары буенча - 2 нче, сәнәгать җитештерүе күләмнәре буенча - 5 нче урында. ТР шулай ук төбәкләрнең фәнни-технологик үсеш илкүләм рейтингы лидерлары өчлегенә керә.
"Татарстанда "Уңыш" профильле укыту системасын үстерүнең төбәк концепциясе кабул ителде. Аның кысаларында республика икътисадында ихтыяҗ булган технологик һәм табигый-фәнни, аграр һәм геологик һәм башка юнәлешләрнең инженерлык сыйныфлары челтәре актив киңәя. Хәзерге вакытка Татарстанда профильле сыйныфларда өлкән сыйныф укучыларының 84%ы укый», - дип ассызыклады ТР Рәисе.
Ул 2024 елдан республикада "Физик-математик алгарыш" мәгариф проекты гамәлгә ашырылуы турында да әйтте. Инициатива муниципаль районнарның гомуми белем бирү учреждениеләрендә физика-математика сыйныфларын һәм түгәрәкләрен ачуны, мәктәпләргә грантлар һәм премияләр бирүне, шулай ук физика һәм математиканы популярлаштыруга юнәлтелгән чаралар сериясен уздыруны күздә тота. Бу максатларга республика бюджетыннан ел саен 250 млн сумнан артык акча бүленә.