Татарстан - илнең фәнни-технологик үсеш лидерларының берсе һәм елдан-ел күбрәк яшь тикшеренүчеләрне җәлеп итә. Бу хакта "Фәнни алгарыш" премиясен тапшыру тантанасында видеомөрәҗәгатьтә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко белдерде.
Россия Президенты Владимир Путин 2030 елга фәнни өлкәгә чыгымнарны эчке тулаем продуктның 2% ына кадәр арттырырга йөкләде. Узган ел Татарстанда фәнгә кертемнәр ике тапкыр артты, дип искәртте Чернышенко.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә 2031 елга кадәр Фән һәм технологияләр унъеллыгы инициативалары гамәлгә ашырыла.