Россия Мәгариф министрлыгының фиджитал-спорт буенча пилот проекты өчен 16 субъектта 59 мәктәп билгеләнде

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко гомуми белем бирү оешмаларында фиджитал-спортны үстерү буенча киңәшмә үткәрде. Анда РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов, РФ Спорт министры, Россия Олимпия комитеты рәисе Михаил Дегтярев, Бөтенроссия фиджитал-спорт федерациясе президенты Никита Нагорный, Россия төбәкләре вәкилләре катнашты.

Проектның максаты - физик күнегүләрне һәм цифрлы технологияләрне берләштерүче фиджитал-спорт аша укучыларда физкультура белән даими шөгыльләнүне стимуллаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International