Казанда «Ел укытучысы - 2026» конкурсының зона этабы дәвам итә. Бүген ярышлар Казанның Вахитов районындагы 12 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында үтте. Анда Татарстан Республикасының 4 муниципаль районыннан укытучылар катнаша: Теләче, Питрәч, Саба, Яшел Үзән.
Катнашучылар ике төп сынауда һөнәри осталык күрсәтә: «Дәрес» һәм "Педагогик интервью".
Конкурста катнашучыларның эшен компетентлы жюри бәяли, аның составына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белгечләре, “Ел укытучысы” бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар керә.