11 февральдән 13 февральгә кадәр Советлар Союзы Герое Г.Б.Сафиуллин исемендәге күчмә Кубокка кадетлар арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча XVII Республика спартакиадасы уза.
Спартакиада 16 ел дәвамында ел саен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә “Патриот” яшьләр спорт-патриотик һәм хезмәткә чакырылуга әзерлек Республика үзәге базасында уздырыла. Ярышларда республиканың 15 дәүләт кадетлар гомуми белем бирү оешмаларыннан 150 бала катнашачак.