Иннополис университеты магистратурада укырга 25 грант бирәчәк

2026 елның 13 феврале, җомга

Иннополис университеты язгы бакалаврлар мәктәбен уздырачак, аның нәтиҗәләре буенча катнашучылар магистратурада уку өчен грантлар алачак. Бу хакта уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

3-4 курс студентлары һәм Россиянең инженерлык һәм техник вузларын тәмамлаучылар өчен белем бирү чарасы 19-24 мартта узачак. Теркәлү 8 мартка кадәр ачылды, катнашу бушлай, урыннар саны чикләнгән.

Мәктәп программасына ясалма интеллект, робототехника һәм башка ИТ-юнәлешләр буенча лекцияләр, мастер-класслар, воркшоплар һәм кампус буенча экскурсияләр кертелгән. Шулай ук катнашучылар өчен рәсми булмаган активлык - квест-бот, караоке-күңел ачу киче һәм спорт комплексына бару планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International