Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә 260 урынлык балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. «Гаиләгә ярдәм» федераль программасы кысаларындагы «Гаилә» илкүләм проектына 603 млн сум акча бүленгән.
Проект буенча бу 4832 кв.м мәйданлы ике катлы бина булачак. Хәзер төзүчеләр идән асты стеналарын монтажлауны, беренче һәм икенче катларны ябуны, беренче һәм икенче кат стеналарын өюне, түбә эшләрен тулысынча башкарганнар.
Башкарылган эшләрнең гомуми күләме 54% тәшкил итә. Мәктәпкәчә учреждениене 2027 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла.