Татарстан Республикасында ике югары уку йорты «ВОИН» үзәген тәмамлаучыларга укырга кергәндә өстәмә баллар бирә. Россиянең 13 төбәгендә барлыгы шундый югары уку йортлары 32. Ташламадан файдалану өчен, белем бирү программасын үтүне раслаучы сертификатны тапшырырга кирәк, дип билгеләп үтте «ВОИН» үзәге идарәсе рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты, ЛХР Герое Виктор Водолацкий.