Россия Фәннәр академиясе 2026 елда бирелә торган күренекле галимнәр исемендәге алтын медальләр алуга конкурслар игълан итә. Әлеге инициатива Россиядә 2022-2031 елларга игълан ителгән Фән һәм технологияләр унъеллыгы контекстында гамәлгә ашырыла һәм фәнни эшчәнлекнең абруен күтәрүгә һәм илебез галимнәренең күренекле казанышларын тануга юнәлдерелгән.