Бәйге «Россия авыл яшьләре берлеге» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясе ярдәмендә авыл территорияләрен үстерү эшчәнлегенә җәлеп итү өчен авылда җәмәгатьчелек фикеренең перспективалы лидерларын ачыклау максатында үткәрелде.
Бәйгедә Россиянең 89 субъектыннан 15 мең кеше теркәлгән, Татарстан Республикасыннан 223 кеше катнашкан. Дистанцион сынауларның ике этабы нәтиҗәләре буенча илнең 59 төбәгеннән 150 финалист сайлап алынган. Бәйгенең финалы 2025 елның декабрендә Мәскәүдә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы, «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе Үзәк сайлау комиссиясе, Роосия авыл хуҗалыгы банкы Корпоратив университеты мәйданчыкларында узды.
Земфира Айдар кызы Сидорова – Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының «Мирас» татар гимназиясе директоры урынбасары, педагогик стажы – 9 ел, директор урынбасары вазифасында 4 ел эшли. Ул әлеге абруйлы конкурста җиңүче исеменә лаек булды.
Очрашу барышында авыл мәгариф учреждениеләрен үстерү юллары һәм авыл җирендә мәгариф проектларын гамәлгә ашыру турында сүз барды. Земфира Айдар кызы авыл мәктәпләрендә заманча белем бирү технологияләрен кертү тәҗрибәсе турында сөйләде. З.А.Сидоровага яңа белем бирү проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү һәм авыл яшьләре арасында һөнәри юнәлеш бирү эшен көчәйтү мәсьәләләре каралды.