“Татарстан Республикасы ветераннар берлеге” сугыш ветераннары (инвалидлары) республика иҗтимагый оешмасының күчмә кубогына кадетлар арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча спартакиада ябылды

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

13 февральдә “Татарстан Республикасы ветераннар берлеге” сугыш ветераннары (инвалидлары) республика иҗтимагый оешмасының күчмә Кубогына кадетлар арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика спартакиадасы тәмамланды. Ул 11 февральдән 13 февральгә кадәр “Патриот” яшьләр спорт-патриотик базасында узды.

Уенда Татарстан Республикасы кадет интернат-мәктәпләреннән 15 команда катнашты һәм ярышлар өч көн дәвамында үтте. Ябылу тантанасында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән катнашучыларны грамоталар һәм истәлекле призлар белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International