Гуманитар факультетларга керү өчен тарих БДИның төп предметы булачак

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

2027 елдан башлап тарих буенча БДИ Россия югары уку йортларына гуманитар юнәлешләргә укырга кергәндә өстенлек итүче предмет булачак, дип белдерде Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев 2026 елда БДИ кампаниясенә багышланган матбугат конференциясендә. Бу хакта "ТАСС" хәбәр итә.

Рособрнадзор башлыгы билгеләп үткәнчә, көз көне 10 нчы сыйныфка килгән өлкән сыйныф укучылары алда торган үзгәрешләр турында хәбәрдар, чөнки бу темага элегрәк берничә тапкыр халык белән фикер алышынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International