РФ Дәүләт Думасында гаиләне яклау, ата-аналар һәм балачак, мәктәп туклануын оештыруга багышланган комитет эш төркеме утырышы узды. Игътибар үзәгендә Казанның «Сәламәт туклану - балаларга» программасын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе булды. Шәһәр тәҗрибәсен ТР Дәүләт Советы депутаты һәм азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина тәкъдим итте.
Аның сүзләренә караганда, төбәктә балаларның туклануын оештыру буенча системалы эш алып барыла. «Сәламәт туклану - балаларга» шәһәр программасының икенче этабы һәм мәктәп азыгын модернизацияләү республика программасы кысаларында 157 ашханә ремонтланган, ашханәләрдә 15 меңнән артык өстәмә урыннар булдырылган ( яңа төзелгән мәктәпләрне дә алып). Бүген Казанда 188 мәктәп рестораны эшли, ә җәй көне тагын 11 ашханәне яңарту планлаштырыла.