Балык Бистәсе районында «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеген тәрбияләүдә төбәк үзенчәлекләрен файдалану» темасына республикакүләм семинар узды

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

18 февральдә Балык Бистәсе муниципаль районы Югары Тегермәнлек урта гомуми белем бирү мәктәбендә  «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге тәрбияләүдә төбәк үзенчәлекләрен файдалану» темасына республикакүләм семинар узды. Әлеге чарада Татарстан Республика Рәисе  каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының башкарма рәисе Һашимова Нурия Миннәхмәт кызы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова Минзәлия Заһри кызы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты житәкчесе Борһанов Альберт Әхмәтҗан улы, Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы, район мәгариф бүлеге җитәкчесе  Садыйков Илсур Мансур улы, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм музей җитәкчеләре катнашты.

Семинар барышында «Бала тәрбияләүдә әхлакый кыйммәтләр», «Әдәбият аша камиллеккә ирешү», «Шәхесне заманга яраклы итеп тәрбияләү», «Барысы да Җиңү өчен!» ,»Яшь алмашлар» темасына мастер-класслар үткәрелде. И.Г.Габдрахмановның  «Үлемсезлек» китабы тәкъдим ителде.

 Чарада «Бердәм Россия» партиясенең җирле проекты кысаларында мәктәп музейларының «Тарих сакчылары» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. «Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә туган як тарихын өйрәнүнең роле» темасына түгәрәк өстәл утырыш үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International